ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ
 Бәйрәмнәр
Сабантуй
      
Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Халык йолаларын өйрәнүче этнографлар да аның белән күптән кызыксынганнар, ләкин аларның төп игътибарын нигездә мәйдан өчен бүләк җыю тәртибенә һәм мәйданның үзенә, аннары җиңүчеләрне бүләкләү мизгеленә юнәлтелгән. Язгы йолалар исә сабантуй белән бәйләнештә каралмаганнар, аның белән берлектә өйрәнелмәгәннәр. Сабантуй иртә яздан башлап үткәрелә торган тулы бер йолалар, күңел ачулар, ярыш-бәйгеләр тезмәсе икәнлеген исбат итәләр. Алар язын кар эреп җир ачыла башлаган көннәрдән алып язгы чәчүгә кадәр үткәрелгән. Бу бәйрәмнең башка үзенчәлекләре дә бар: аны үткәрү өчен төгәл билгеләнгән календарь кйн генә түгел, атнаның аерым көне дә юк. Монда бөтенесе елның нинди булуына, карның ничек эрүенә һәм җирнең чәчү өчен кирәк дәрәҗәдә әзер булуына бәйле. Моны авыл картлары киңәшләшеп хәл иткәннәр, бәйрәмне үткәрү турында авыл кешеләренә әйткәннәр.
Сабантуйның беренче, иң тулы һәм озаккарак сузыла торган варианты түбәндәге тәртиптә үтә:
- халыктан җыйган азык-төлектән баларга блтка пешереп ашату (карга боткасы, дәрә боткасы);
- балаларның манган йомырка җыюы;
- ат менгән егетләрнең йомырка җыюы һәм аны пешереп ашавы – сөрән сугу;
- танымаслык булып киенгән ирләрнең йомырка җыеп йөрүе (җәяүле сөрән);
- мәйдан өчен бүләк җыю;
- мәйдандагы ярыш-бәйгеләр;
- яшьләрнең кичке уены.
     
Сабантуйның икенче варианты беренчесенә караганда кыскарак. Ул түбәндәге этаплардан тора:
- мәйданга атна-ун көн кала егетләрнең бизәлгән атларда чабышуы ("ат аягы кыздыру”);
- балаларның манган йомырка җыюы;
- бүләк җыю;
- мәйдан;
- яшьләрнең кичке уены.
Сабантуй – олы бәйрәм һәм аңа хәзелек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырган, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарны җыештырганнар, бәйрәм көнгә лаек нигъмәтләр әзерләгәннәр.
Менә шулай үткән сабантуй.
 
     
 
 
 
 
Нәүрүз
 
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә.
XIX гасырда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп "нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Шәкертләрнең болай йөрүе үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү. Бераз сыйланып алучылар да булган, чөнки нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча тәлап иткәннәр:
 
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад.
 
Һәм башка шундый такмаклар дәвам иткәннәр.
Нәүрүз такмагы төрлелеге белән аерылып торган. Еш кына шәкертләр, үз авыл халкына җайлаштырып, аларны үзләре үк уйлап чыгарганнар:
 
Нәүрүз килә яшәреп,
Яшәреп тә теш ярып.
Сөләйман абзый, көтәмсең,
Табак-савыт бирәмсең?
Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калак кирәк...
 
Авыл буйлап йөргәннән соң, икенче көнгә, җыелган күчтәнәчләрдән, сабантуй оештырылган.
 
         
 
Ул көнне зур казанда "карга боткасы" пешергәннәр һәм барлык авыл халкы да шул боткадан авыз иткән.
 
 
Менә шулай күңелле итеп үзган Нәүрүз бәйрәме.
Четверг, 28.03.2024, 18:16
Исәнмесез! (Приветствую Вас) Гость
Сайт турында (Главная) | Теркәлү (Регистрация) | Керү (Вход)
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Наш опрос
Оцените сайт
Барлык җаваплар (Всего ответов) : 358
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024