ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ
 Мәзәкләр
Көлкенең хикмәте бар
 
     Мәзәк – борынгы заманнарда ук туып, безнең көннәрдә дә актив яши һәм үсә торган жанр. Аның төп идея-эстетик кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира-юмор ярдәмендә фаш кылуы, әдәп-әхлак нормаларын ныгытуга, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында югары рухи сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итүе белән билгеләнә.
     Мәзәкләр, гадәттә, мәҗлесләрдә, күмәк ял вакытларында җыелган кешеләрне бер көлдереп алу, аларның күңелен ачу максатында сөйләнәләр. "Мәзәк – күңел ачкычы” дигән гыйбарә дә жанрның әнә шундый вазифасына ишарә итә.
 
Кайсыбыз патша
 
Бер патша шәһәргә бара. Юлда бер крестьянны очрата. Шәһәргә юл күрсәтү өчен, ул крестьянны үз янына утырта. Юлда крестьян әйтә: "Патшаны күрәсе иде, аны ничек танып булыр икән?” – ди. Патша әйтә: "Патшаны күргәч, бөтен кешеләр баш киемнәрен салып тез чүгәләр. Шуннан танырга була”, - ди.
Болар шәһәргә керү белән,барлык халык баш салып тез чүгә. - Монда баш киемен салмаган без генә калдык. Димәк, икебезнең беребез патша булып чыга инде, - ди.
 
Көч җитмәсә хәйлә белән
 
Бер хәлсез генә бөкре кеше була. Урамннан барганда, бер малай аның җилкәсенә таш белән бәрә. Бөкре, малайны чакырып ала да, бераз акча биреп:
- Ай, акыллым, бик төз атасың икән, - ди. Аннан, урамнан узып баручы таза кешегә күрсәтеп:
- Бар әле, әнә шул кешегә дә бәр, ул бай, күбрәк бирер, - ди.
Малай, ышанып, теге кешегә дә бәрә. Шул кеше малайны тотып ала да бик үткәреп яңаклый.
 
***
 
- Бетте баш!
- Ни булды?
- Кичә үземнең шоферым аша салым инспекциясенә бер кап конфет җибәрдем.
- Шуннан?
- Тышына шофер өчен "Тәрәзә янында утыручы симез хатынга бирерсең” дип язу кыстырып куйган идем. Шуны алмый гына тапшырган.
 
***
 
- Хәзрәт, сез үзегезне изге күңелле кеше дип саныйсызмы?
- Әлбәттә!
- Әгәр сез миллион сум акча белән тулы чемодан тапсагыз, аны иясенә кайтырып бирер идегезме?
- Әгәр ул чемодан фәкыйрь кешенеке булса әлбәттә кайтарып бирәм!
***
 
- Фәрди, нишләп сездә ясмык үсми?
- Чәчмәгәч!..
- Ә нишләп чәчмисез?
- Үсмәгәч!..
***
 
Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч:
- Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!
- Нишләп?
- Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.
 
***

Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар икән. Берсе, аны-моны уйламастан, ашый башлаган. Икенчесе:
- Ат арыды, төш арбадан, нишләп ашарга тотындың? – дигән.
Беренчесе:
- Юләр син! Соң бит мин атка җиңелрәк булсын дип ашап утырам ич, – дип җавап биргән.
 
***
 

Берәүнең төнлә уты сүнеп китә. Хатыны шырпы эзли икән. Шул вакыт ире уянып:
- Нәрсә эзлисең? – дип сорый. Хатыны аңа:
- Ут сүнде, шырпы эзлим, – дип җавап бирә.
- Соң караңгы бит, чыра яндырып нигә эзләмисең, – дип киңәш бирә ире.
***
 
Бер кеше кызыл балчыкны ваклаган да базарга алып барган.
- Тычкан даруы! Бик шәп тычкан даруы! – дип кычкырып утыра икән.
Янына кешеләр җыелалар да:
- Моны ничек кулланырга соң? – дип сораштыра башлыйлар.
- Анысы бик җиңел инде аның. Башта тычканны тотасың, аннан соң кайнап торган суга саласың. Ун минут тотканнан соң өстенә шушы даруны сипсәң, күз ачып йомганчы үләчәк! – дип "инструкция” биреп утыра икән тегесе.
 
***
 

Бер кеше аракы эчәргә ярата, ди. Менә бервакыт бу эчүен ташларга сүз бирә. Кибет турысыннан узганда, йөрәге, кибеткә керү теләгеннән котырып, күкрәктән ычкынып китәрдәй булып типсә дә, бу кеше бирешми – йөрәгенә әйтеп бара икән:
- Түз, йөрәгем, кибет турысыннан үтәбез!
Үтеп киткәч:
- И, рәхмәт сиңа, йөрәккәем, маладис, түздең бит, ә! Әйдә инде хәзер шуның өчен әйбәтләп сыйлыйм үзеңне, – дип, кибет эченә кереп китә икән.
 
***
 

Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алыйп кайта.
Әнисе, улын оялтмакчы булып:
- Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән.
Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән.
Әнисе, гаҗәпләнеп:
- И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?
- Юк, әни, Фәнис икеле алды! – дигән малай.
***
 
Табиб, авыртам дип килгән бер ханымга телен чыгарырга кушкан да үзе рецептлар яза башлаган. Ахырда теге ханым:
- Духтыр-әфәнде, ун минут буе телемне чыгарып торам, ә сез борылып та карамыйсыз, – дигән.
Табиб:
- Зыян юк, рецепт язган вакытта гына булса да сезнең сөйләшми торуыгыз кирәк, – дигән.
***
 
Шәhәрдә институтта укыган улларына әти-әнисе күп итеп акча җибәрәләр дә язып куялар:
- Улым, акчаңны кысыбрак тот!
Күп тә үтми улларыннан хат килә:
- Әти, әни, кысып тот, дигәч, әллә катырак кыстым инде, сез җибәргән акча үлде дә китте бит, тагын акча җибәрегез, – дип язган, ди.
 
 
***
 

Бер карчык бигрәк усал, картын каты кулда гына тота, анда-санда кыйнап та куя икән. Бер көн карт күршеләренә кереп бик мактанган:
- И ачуландым инде бүген карчыгымны, кирәген бирдем!
- Ничек курыкмадың соң? – дип сораганнар.
- Әйе, курыкмассың аннан! Тәрәзә аша бармак яный-яный ачуландым, ярый әле үзе күреп калмады!
 
 ***
 

Имеш, беренче автомобильләр яңа чыккан заманда бер авылның кешесе шәhәргә барып автомобиль күреп кайта. Авылына килеп җитүе белән аны бөтен халык сарып ала да сораштыра башлый: нәрсә ул автомобиль, аның кыяфәте нинди, h.б., h.б. Шулай итеп, ул авылдашларына ике сәгать буе автомобиль турында сөйләп, явып кына торган сорауларга җавап биреп торырга мәҗбүр була. Ниhаять, сораулар беткәч, арыганнан телен көчкә кыймылдатып, сорый икән:
- Я, инде аңлашылдымы?
Беркем дә дәшми, тик бер бабай гына тавыш бирә икән:
- Аңлашылды, аңлашылды, балам, маладис, барысын җиренә җиткереп сөйләп бирдең. Тик син шунысын гына аңлатып бир әле: ул автомобиль дигән нәстәкәйгә атны кайсы яктан җигәләр соң? – дип сорый икән үзеннән.
 
                                                               ***
–Нишләп синең кулларың пычракка баткан, ә ике бармагың чип-чиста?
–Мин сызгырырга өйрәндем.
                                                                                 ***
Яңа татар үзенең малаен абруйлы мәктәпнең 1 нче сыйныфына урнаштырырга дип алып килә. Директор:
– Йә, энекәш, синең исемең ничек? 
Малай дәшми
– Сиңа ничә яшь?
Дәшми.
– Үскәч кем булырга телисең?
Дәшми.
– Гафу итегез, – ди директор яңа татарга, – сезнең улыгыз сөйләшә дә белми, шуңа күрә кабул итә алмыйбыз.
– Ул юри шулай кылана, – ди яңа татар, аңгыра малаеның баш түбәсенә шапылдатып. – Бер атнадан тагын кереп чыгарбыз әле.
Бер атнадан директор малай белән тагын әңгәмә корып җибәрә:
– Синең исемең ничек?
– Вәли! –
Сиңа ничә яшь!
– Сигез! –
Үскәч кем булырга телисең?
– Космонавт!
– Ә нишләп космонавт?
– Вәли 
-Нәрсә?!
– Сигез! 
                                                                                ***
Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:
– Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?
– Кем?
– Укытучы.
– Каян белдең?
– Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде
 

 

 
 
 
Вторник, 23.10.2018, 09:01
Исәнмесез! (Приветствую Вас) Гость
Сайт турында (Главная) | Теркәлү (Регистрация) | Керү (Вход)
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Наш опрос
Оцените сайт
Барлык җаваплар (Всего ответов) : 346
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2018