ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ
 Теарт артислары
Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы



Туган көне: 28 октябрь 1928 г.
ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 1967,ТАССРның халык артисты – 1968, РСФСРнең халык артисты – 1970, СССРның халык артисты — 1977, РСФСРның К.С.Станиславский исеменд|

Артист. Казан шәһәрендә туа, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. 1949 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.
Бүгенге көндә Биктимеров — милли театрның иң атаклы сәхнә остасы, күпкырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам итеп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист. Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика – артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе шундый. Ул грим белән артык мавыкмыйча, образларның холык-фигыльләрен, эчке дөньясын, күзәтеп, тойгылар кайнарлыгын, пафослы хисләрдән тыелып, табигый тасвирлый белә. Ул иҗат иткән Әлмәндәр карт образы (1976) инде 30 елдан артык сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып тора.
1967 елда «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1979 елда «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007).

Рольләре:
Нургали — «Ташкыннар» Т.Гыйззәт
Мелузов — «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» А.Островский
Дульчин — «Соңгы корбан» А.Островский
Кнуров — «Бирнәсез кыз» А.Островский
Хәмит — «Беренче чәчәкләр» К.Тинчурин
Ишан — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Галин — «Габбас Галин» Ш.Камал
Таһир — «Хөррият» М.Әмир
Тәлгать — «Беренче мәхәббәт» Х.Вахит
Сәетгәрәй — «Гөлҗамал» Н.Исәнбәт
Заһит — «Бертуган Таһировлар» Ф.Хөсни
Байтимер — «Гүзәлем Әсәл» Ч.Айтматов
Ленин — «Баһадирлар» Н.Погодин
Ислам — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Кривохатский — «Бер төн» Б.Горбатов
Фаюнин — «Ябырылу» Л.Леонов
Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Җәллад — «Моңлы бер җыр» Т.Миңнуллин
Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Шәһит — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Зариф — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Сибгать — «Ат карагы» Т.Миңнуллин
Хәсән Акчурин — «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин
Нурхәмәт — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Туктамыш хан — «Идегәй» Ю.Сафиуллин
Дорозуар — «Тол ханымда тукталыш» Э.Лабиш
Чмутин — «Сагыш» А.Галин
Пастор Мандерс — «Өрәкләр» Г.Ибсен

 

Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай)



Туган көне: 03 май 1937 г.
Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты — 1978, Татарстанның халык артисты — 1982, Россиянең атказанган артисты — 1996, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт

Артист, укытучы. Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итә. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укыта. Профессор (2006).

Рольләре:
Ибраһим — «Көзге ачы җилләрдә» А.Гыйләҗев
Мирвәли — «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев
Акъегет — «Ай тотылган төндә» М.Кәрим
Гефест — «Ташлама утны, Прометей!» М.Кәрим
Гаяз — «Чаткылар» Т.Гыйззәт
Мирзахан — «Ташкыннар» Т.Гыйззәт
Нияз — «Соңгы хат» Х.Вахит
Марат — «Туй алдыннан» Х.Вахит
Шамил Усманов — «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин
Сәйяр — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Валерик — «Баһадирлар» Н.Погодин
Василий — «Бер төн» Б.Горбатов
Фигаро — «Фигароның өйләнүе» П.Бомарше
Газиз — «Хуш, Назлыгөл» М.Байҗиев
Подхалюзин — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
Паратов — «Бирнәсез кыз» А.Островский
Залешин — «Җимерелгән бәхет» А.Островский
Гаяз — «Агыйдел» М.Әмир
Шәмсетдин — «Кол Гали» Н.Фәттах
Даут — «Ике фикер» Г.Коләхмәтов
Равил — «Намус хөкеме» Д.Вәлиев
Бәхтияр — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Нурислам — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Нурислам — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин,
Якуб — «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин
Алексей — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Гөргөри — «Гөргөри кияүләре» Т.Миңнуллин
Айдар — «Зифа» Н.Исәнбәт
Качкинский — «Һиҗрәт» Н.Исәнбәт
Җиһанша — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Ногман — «Мирас» Г.Каюм
Мәхмүт — «Ике сәгать — бер гомер» Р.Хәмид
Күрше — «Бичура» М.Гыйләҗев
Бикбау — «Боз астында дулкын» Ә.-Т.Рахманкулов
Әхмәди — «Алдым-бирдем» Г.Исхакый
Лисео — «Җүләр кыз» Лопе де Вега
Ашыг — «Арзы кыз» М.Тарухан
Мулланур — «Чапты атым Казанга» З.Хәким
Луиджи — «Гаугалы гаилә» Эд. де Филиппо
Әбүбәкер — «Кичер мине, әнкәй!» Р.Батулла .
Самат - Мылтык - Зөлфәт Хәким
Ногман - Мәхәббәт турында сөйләшик - Илгиз Зәйниев
Җиһанша - Зәңгәр шәл - Кәрим Тинчурин
Зимин Федор Семенович Зимин - Телсез күке - Зөлфәт Хәким
Гөргөри - Гөргөри кияүләре - Туфан Миңнуллин
Режиссер ассистенты - Гөргөри кияүләре - Туфан Миңнуллин
Тимерланов Булат Айтуганович, актер - Суган чәчәге - Илгиз Зәйниев

Әхтәмова Фирдәвес Каюм кызы



Туган көне: 21 июль 1939 г.
Татарстанның халык артисткасы — 1996

Артистка. Татарстанның Лаеш районы Яушыйк авылында туа. 1961 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Рольләре:
Рапиях — «Фаҗигале юлда» А.Муис
Мәйсәрә — «Американ» К.Тинчурин
Фатыйма — «Сүнгән йолдызлар» К.Тинчурин
Зөһрә — «Назлы кияү» К.Тинчурин
Шәмси әби — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
Розалия — «Соңгы хат» X.Вахит
Липочка — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
Софья — «Бер төн» Б.Горбатов
Эльмира — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Эльмира — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Алтынчәч — «Әниләр һәм бәбиләр» Т.Миңнуллин
Хатын — «Бичура» М.Гыйләҗев
Фатыйма — «Өчәү юлга чыктык» Р.Батулла
Җәмилә — «Бәхетсез егет» Г.Камал
Биби — «Беренче театр» Г.Камал
Абруй - Мәхәббәт турында сөйләшик - Илгиз Зәйниев


Баһманов Ирек Вәли улы



Туган көне: 06 гыйнварь 1932 г.
Татарстанның халык артисты — 1982

Артист. Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан — Татар академия театрында.

Рольләре:
Фәйзулла — «Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш
Әлибәк, Җантай — «Гүзәлем Әсәл»
Гатбаев — «Ахырзаман» Ч.Айтматов
Каюм — «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин
Мишка — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Мөәзин — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
Новожилов — «Бер төн» Б.Горбатов
Инсаф — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Рисположенский — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
Хименес — «Канлы күләгәләр» Г.Боровик
Мостаев — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Искәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Саттар — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Бариев — «Вөҗдан газабы» Т.Миңнуллин
Фәһим — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Рафис — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Алексей — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Шәйхерази — «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев
Марат — «Эңгер-меңгер» А.Гыйләҗев
Сәгыйть — «Бәхетсез егет» Г.Камал
Ахун — «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт
Валера — «Мирас» Г.Каюм
Василий Павлович — «Боз астында дулкын» Ә.-Т.Рахманкулов
Аксәет — «Идегәй» Ю.Сафиуллин

Перчихин - Өзелгән өмет - Максим Горький
1 кнәз - Ханума - Авксентий Цагарели
Хәзрәт - Казан сөлгесе - Кәрим Тинчурин
Кадерхөрмәтов Солтан Хәсибуллович, драматург - Суган чәчәге - Илгиз Зәйниев


Шә­рә­фи­ев Равил Шиһап улы (Ра­вил Шә­рә­фи)


 
 
Туган көне: 05 апрель 1938 г.
Та­тарс­тан­ның М.Җә­лил исе­мен­дә­ге бүләге лау­ре­а­ты — 1978, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты — 1978, 1988, Та­тарс­тан­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт б

Артист. Татарстанның Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны Олы Сол­тан авы­лын­да туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­нең Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лагач, Та­тар ака­де­мия те­ат­ры­нда эшли башлый.

Роль­лә­ре:
Яхъя — «Без ае­ры­лыш­ма­быз» Ш.Шаһ­га­ли
Ми­ха­ил — «Гү­зә­лем Әсәл» Ч.Айт­ма­тов
Ис­кән­дәр — «А­ме­ри­кан» К.Тин­чу­рин
Рә­шит — «Наз­лы кияү» К.Тин­чу­рин
Га­лә­ви — «Зәң­гәр шәл» К.Тин­чу­рин
Хәз­рәт — «Ка­зан сөл­ге­се» К.Тин­чу­рин
Гер­цог — «Ча­ма­сы­на кү­рә ча­ра­сы» В.Шекс­пир
Пет­руч­чо — «Тис­кә­ре­гә авыз­лык» В.Шекс­пир
Ни­зам — «Җыр­лан­ма­ган җыр» М.Кә­рим
Адәм­шаһ — «Таш­ла­ма ут­ны, Про­ме­тей!» М.Кә­рим
Си­ра­җет­дин — «Банк­рот» Г.Ка­мал
Ха­җи­бәк — «Кол Га­ли» Н.Фәт­тах
Әк­ми — «Гөл­җа­мал» Н.Исән­бәт
Бал­та­ев — «Зи­фа» Н.Исән­бәт
Ху­җа — «Ху­җа Нас­рет­дин» Н.Исән­бәт
Әҗәл — «Әл­дер­меш­тән Әл­мән­дәр» Т.Миң­нул­лин
Ис­мә­гыйль — «Ди­ләф­рүз­гә дүрт кия­ү» Т.Миң­нул­лин
Ра­фис — «Дус­лар җы­ел­ган җир­дә», «Ху­шы­гыз!» Т.Миң­нул­лин
Ис­лам — «Ил­ги­зәр + Ве­ра» Т.Миң­нул­лин
Фе­дор — «Я­бы­ры­лу» Л.Ле­о­нов
Баш­кин — «Һа­ва­лар­да йол­дыз» М.Горь­кий бу­ен­ча
Ро­бин­зон — «Бир­нә­сез кыз» А.Ост­ровс­кий
Хә­ким — «Ми­рас» Г.Ка­юм
Мәр­дән­ша — «Су тө­бен­дә сөй­гә­нем» 3.Хә­ким
Гый­ма­ди — «Зө­ләй­ха» Г.Ис­ха­кый
Те­о­дор — «Тол ха­ным­да тук­та­лыш» Э.Ла­биш
Аль­ма­ви­ва — «Фи­га­ро­ның өй­лә­нү­е» П.Бо­мар­ше
Ан­то­нио — «Гау­га­лы га­и­лә» Эд.де Фи­лип­по


Кнәз Пантиашвили - Ханума - Авксентий Цагарели
Чебутыкин Иван Романович, хәрби доктор - Өч сеңел - Антон Чехов
Басилио - Тәкъдир - Педро Кальдерон (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе)


Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы (Фәнис Җиһанша)



Туган көне: 01 июль 1972 г.

Артист. Татарстанның Әтнә районы Күәм авылында туа. 1995 елда Казан сәнгать һәм культура институтын тәмамлагач, Татар академия театрына эшкә килә. Студент чагында Камал театры спектакльләрендә катнаша. Фәнис Җиһаншаның иҗаты белән кызыксынучылар өчен шәхси сайтын тәгъдим тәбез fanis.3dn.ru/

Рольләре:
Рим — «Җанкисәккәем» Т.Миңнуллин
Артур — «Шәҗәрә» Т.Миңнуллин
Сукыр патша — «Сукыр патша» Н.Хикмәт
Тригорин — «Акчарлак» А.Чехов
Освальд — «Өрәкләр» Г.Ибсен
Гурман — «Урланган мәхәббәт» И.Франко
Яңгура — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Н.Исәнбәт
Сакмарский — «Артист-шоу» Г.Кариев, З.Хәким
Альфред — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Ишан — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Алмаз — «Казан егетләре» М.Гыйләҗев
Тәлгать — «Баскетболист» М.Гыйләҗев
Кирам — «Кичер мине, әнкәй!» Р.Батулла
Габдулла — «Яра» А.Гыйләҗев
Шәйхезаман — «Кыю кызлар» Т.Гыйззәт

Галим - Диләфрүз - Remake - Туфан Миңнуллин
Бай егетләр - Яшь йөрәкләр - Фәтхи Бурнаш
Вәли - Мылтык - Зөлфәт Хәким
1 яшелчә сатучы - Ханума - Авксентий Цагарели
Шәйхезаман - Кыю кызлар - Таҗи Гыйззәт
Ишан - Зәңгәр шәл - Кәрим Тинчурин
Рим - Җанкисәккәем - Туфан Миңнуллин
Рамазанов Камил Саматович, рәссам - Суган чәчәге - Илгиз Зәйниев
Хафиз Кирамов - Гөлҗамал - Нәкый Исәнбәт


Төх­фә­тул­лин Рамил Чыңгыз улы



Туган көне: 02 октябрь 1966 г.
Та­тарс­тан­ның халык артисты — 2003

Артист. Татарстанның Ак­су­бай­ район үзәгендә туа. 1987 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. Чит­тән то­рып Ка­зан дәү­ләт уни­вер­си­те­тын тә­мам­лый.

Роль­лә­ре:
Ту­кай — «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз» Т.Миң­нул­лин
Рә­хим­җан — «Эз­лә­дем, бә­гъ­рем, си­не» Т.Миң­нул­лин
Та­һир — «Та­һир-Зөһ­рә» Ф.Бур­наш
Акъ­е­гет — «Ай то­тыл­ган төн­дә» М.Кә­рим
Ал­чын — «Ху­җа Нас­рет­дин» Н.Исән­бәт
Хә­лил — «Га­ли­я­ба­ну» М.Фәй­зи
Фло­рин­до — «И­ке ху­җа­ның хез­мәт­че­се» К.Голь­до­ни
Ти­бальт — «Ро­мео һәм Джуль­ет­та» В.Шекс­пир
Альф­ред — «Ка­зан егет­лә­ре», «Та­гын Ка­зан егет­лә­ре» М.Гый­лә­җев
Ра­ба­чев — «Җи­ме­рел­гән бә­хет» А.Ост­ровс­кий
Но­ра­дын — «И­де­гәй» Ю.Са­фиул­лин
Иб­ра­һим — «Ка­е­ниш» Г.Ка­мал
Карл — «Юл­ба­сар­лар» Ф.Шил­лер
Рә­шит — «Ки­лә ява, ки­лә ява...», «Я­ва кар­лар, ява кар­лар...» З.Хаким
Рок­ко — «Гау­га­лы га­и­лә» Эд. де Фи­лип­по

Булат - Зәңгәр шәл - Кәрим Тинчурин
Галиәкбәр улы, Зыятдин оныгы Хәмит - Телсез күке - Зөлфәт Хәким











Әлеге мәгълүматлар www.kamalteatr.ru сайтыннан алынды.
Пятница, 29.03.2024, 05:05
Исәнмесез! (Приветствую Вас) Гость
Сайт турында (Главная) | Теркәлү (Регистрация) | Керү (Вход)
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Наш опрос
Оцените сайт
Барлык җаваплар (Всего ответов) : 358
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024