ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ
 Рәссамнар
Харис Габдрахман улы Якупов
 
 
     Күренекле рәссам Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда эшче гаиләсендә туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында рәсемнәрен бастыра. 1939 елда Харис Якупов
Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1939-1945 елларда армия сафларында, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта алгы сызыкта, ут эчендә була. Харис Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый, фронт газеталары өчен сатирик рәсемнәр ясый, көндәлекләр алып бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.
Харис Якупов – танылган портрет остасы. Ул ясаган Г.Тукай, А.Пешков, Ш.Камал портретлары аеруча уңышлы дип табыла. «Г.Тукай крестьяннар арасында», «А.С.Пушкин Казан юлында», «А.М.Горький Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышлана. Харис Якупов – пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә.

     1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарга СССРның Дәүләт премиясе бирелә. 1954 елда рәссам җәмәгатьчелекне үзенең «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасын иҗат итә. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә.



     Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. А.Пушкин, В.Короленко, Г.Тукай, М.Гафури, Ш.Камал, М.Җәлил, Г.Кутуй, Ә.Фәйзи китапларына һәм «Татар халык әкиятләре» җыентыгына рәсемнәр ясый. Шушы хезмәтләрен югары бәяләп, аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Рәссам бик еш кына гади хезмәт халкы тормышын, алар башкарган күркәм эшләрне сурәтли. Шундый картиналар сериясе 60нчы елларда языла. 1976 елда Харис Якуповның «Чаллы сылулары» һәм «Алдынгы терлекчеләр-көтүчеләр Н.Җиһаншин һәм Г.Шакировлар» исемле картиналары Россия Федерациясенең И.Репин исемендәге премиясенә лаек була. 1980 елда рәссамга сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән мактаулы исем бирелә. Чит илләрдә йөрү башка халыкларның тормышын сурәтләгән әсәрләр тууга сәбәп була. Кореядә, Италиядә булу Харис Якуповка яңа картиналар язу өчен өстәмә мәгълүмат бирә.
Харис Якупов 25 ел дәвамында (1951-1975) Татарстан Рәссамнар берлеге белән идарә итте, аны Бөтенсоюз мәйданына алып чыгу өчен күп көч куйды. Якуповның остаз буларак, Сәнгать академиясенең Казан рәсем остаханәсе җитәкчесе буларак эшчәнлеге дә зур әһәмияткә ия. Рәссамның әсәрләре Мәскәүнең Третьяков галереясында һәм Шәрекъ халыклары сәнгате Дәүләт музеенда, Татарстанның күп кенә музей һәм галереяларында, алай гына да түгел, ерак чит илләрдә, мәсәлән, АКШ, Бөекбритания, Франция, Италиядә саклана.
                                                                                                                                                                                                                 ("Татар-информ”).



 
Четверг, 28.03.2024, 22:56
Исәнмесез! (Приветствую Вас) Гость
Сайт турында (Главная) | Теркәлү (Регистрация) | Керү (Вход)
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Наш опрос
Оцените сайт
Барлык җаваплар (Всего ответов) : 358
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2024