Җырлап күңел юана
Бер генә булса да җыр белмәгән һәм бер тапкыр да җырлап карамаган кеше бар микән бу дөньяда? Мөгаен, юктыр. Чөнки җыр – сәнгатьнең киң таралган һәм яратып башкарыла торган төре. Ул кешене гомере буена озата бара: кайгы-хәсрәттә дә, шатлык-куанычта да.
Җыр – ике сәнгать чишмәсе: шигърият һәм музыка кушылудан туа. Элегрәк "җыр” атамасын "җыру” формасында да кулланганнар. Атаманың бу формасын җыр текстларында, мәкаль-әйтемнәрдә, өлкән буын кешеләре сөйләмендә әле бүген дә очратырга була.
Җырларның туу тарихы ерак үткәнгә барып тоташа. Күп гасырлар элек, әле дөньяда беренче китаплар гына түгел, ә беренче язу ысуллары барлыкка килгәнче үк, кешеләр җырны да, шул җыр ритмына башкарыла торган биюләрне дә белгәннәр.
Татар халык җырлары, гадәттә, дүрт төркемгә бүлеп күзәтелә:
1. Йола һәм уен-бию җырлары.
2. Тарихи җырлар.
3. Лирик озын җырлар.
4. Кыска җырлар.
Татарча караоке