ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ
 Татар халык сынамышлары
 
1. Кояш баткач, һавадагы кызыллык озак торса, аяз булыр.
2. Кояш болытка капланып баеса, яңгыр булыр.
3. Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.
4. Томан төшсә, артыннан явым булыр.
5. Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер.
6. Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.
7. Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.
8. Беренче мартка кадәр кара каргалар күренсә, кар тиз китәр.
9. Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
10. Сентябрь аяз – кыш салкын.
11. Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
12. Кыш көне җепшек буласы булса, тоз юеш булыр.
13. Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.
14. Суган кабыгы калын булса, кыш салкын килә.
15. Балыклар су өстендә уйнасалар, яңгыр була.
16. Бүген мәче тырнаша: буран булыр.
17. Каз аягын күтәреп торса, салкын була.
18. Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.
19. Кичен бака кычкырса, көн җылы була.
20. Кояш баегач, әтәч кычкырса, көн аяз була.
21. Песи мич башына менеп ятса, суык; идәнгә ятса, җылы була.
22. Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.
23. Эт карда аунаса, көн аяз булыр.
24. Һава начар буласы булса, күгәрченнәр бик гөрләшә.
 
Среда, 09.07.2025, 02:50
Исәнмесез! (Приветствую Вас) Гость
Сайт турында (Главная) | Теркәлү (Регистрация) | Керү (Вход)
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Июль 2025  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Наш опрос
Оцените сайт
Барлык җаваплар (Всего ответов) : 359
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2025