Татар халык иҗаты - Сайт турында
ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ
 Сайт турында
 
Без - татарлар
 
Без - татарлар!
Татар исемен без
Горур йөртә торган бер халык.
Без - татарлар!
Татар исемен без
Иң-иң озак йөрткән бер халык.
 
Без - татарлар!
Шулай диеп белә
Безне бөтен дөнья илләре.
Без - татарлар!
Батыр халык дигән
Зур даныбыз әле сүнмәде!
 
 Без - татарлар!
Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет.
Без - татарлар!
Яшибез без җирдә
Бар халыклар белән гөрләшеп.
 
 Без - татарлар!
Бик күп татарларның
Барын бергә җыйган татарлар.
Я, әйтегез, җирдә
 Бездән көчле,
Бездән эшчән нинди татар бар?
 
Без - татарлар:
Болгар татарлары,
Себер татарлары,
Нугай татарлары,
Мишәр татарлары,
Типтәр татарлары,
Нократ татарлары,
Керәшен татарлары -
Тагын бик күп, бик күп татарлар.
Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,
Тик бер генә туган телебез,
Тик бер генә туган илебез!
 
Гәрәй Рәхим
 
       Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык. Мин үземнең татар булуым, милләтем белән горурланып яшим. Татар телемдә сөйләшү күңелемне иркәли, татар җыры, татар моңы авыр кичерешләрдән арындыра, рухи биеклекләргә күтәрә, халкымның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе:  мәкальләре, әйтемнәре тәрбия баскычыннан җитәкләп югарыга менгезә, ниндидер бер илаһи рәхәтлек хисләре кичерергә мәҗбүр итә.
 
      Халкымның милли хәзинәсен саклау, аны башкаларга да җиткерү максатыннан мин шушы сайтны төзергә булдым.  Сайтта халкымның авыз иҗатын, милли киемнәрен, орнаментларын, җырларын, йолаларын, бәйрәмнәрен, танылган шәхесләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәм.
 
 
 
Четверг, 17.05.2012, 00:25
Исәнмесез! (Приветствую Вас) Гость
Сайт турында (Главная) | Теркәлү (Регистрация) | Керү (Вход)
Форма входа
E-mail:
Пароль:
Поиск
Календарь
«  Май 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Наш опрос
Друзья сайта
  • Создать сайт
  • Все для веб-мастера
  • Программы для всех
  • Мир развлечений
  • Лучшие сайты Рунета
  • Кулинарные рецепты
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2012
    Создать сайт бесплатно