ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ
 Татар халык табышмаклары

Нәкый Исәнбәт. Татар халык табышмаклары. -  Яр-Чаллы, «Идел-йорт» нәшрияты, 2002 ел


Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү

* Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
(Табышмак)
* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
(Табышмак)
* Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.
(Табышмак)
* Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.
(Мәкаль)
* Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
(Әкият)
* Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)
* Аршынлы түгел, потлы түгел,
Һәркемдә бар.
(Акыл)
* Бер байлык бар − янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый.
(Белем)
* Акыллы чәчә барыр,
Акылсыз җыя барыр.
(Белем)
* Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк
Нәрсә бар дөньяда?
(Тел)
* Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
(Мәктәп)
* Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)
* Кабат-кабат катлама,
Акылың булса ташлама.
(Китап)
* Теле юк − үзе аңлата.
(Китап)
* Анда бар да бар.
(Китап)
* Өнсез, җансыз − иң якын дус.
(Китап)
* Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
(Китап)
* Ак җир, кара тап,
Нәрсә булыр, уйлап тап.
(Китап)
* Ак ялан, кара сукмак, −
Йөри белгән эз табар.
(Китап)
* Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.
(Китап)
* Киштә башында төпле төргәк,
Аңа һәр өйдә хөрмәт,
Һәркемгә дә иң кирәк.
(Китап)
* Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың.
(Язу, уку)
* Җирлеге ак, орлыгы кара,
Җимеше ни булыр? −
Тикшереп кара.
(Кәгазь, юзу, уку)
* Кәкре-бөкре сызылган,
Хәрефләре сыгылган,
Асты бар, өсте бар,
Тырма кебек теше бар.
(Язу)
* Аш ашамас,
Кара су эчәр,
Дөньяда кош кебек очар,
Күңелләргә нур чәчәр.
(Язу)
* Җир өстендә күп кешеләр
Кар өстенә кара солы чәчәләр.
(Язу)
* Бишәү чәчә, берәү жыя.
(Язу, уку)
* Иген чәчте биш малай,
Урдылар ике агай.
(Язу, уку)
* Кул белән чәчәсең,
Күз белән җыясың.
(Язу, уку)
* Җире ак, орлыгы кара,
Кул белән чәчәләр,
Авыз белән җыялар.
(Кәгазь, язу, уку)
* Ак ялан,
Ак яланда эз калган,
Эз өстендә күз калган.
(Кәгазь, язу, уку)
* Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.
(Каләм)
* Үзе укырга белмәсә дә гомер буе язына.
(Каләм)
* Кәгазь өстен карайта,
Дөнья йөзен агарта.
(Каләм)
* Үзе бер карыш,
Теле мең карыш.
(Каләм)
* Үзе йөзә − чылбыр тезә.
(Каләм)
* Авызы бер, теле ике, җаны юк.
Сөйләгән сүзенең һич саны юк.
(Каләм)
* Менә табышмак, уйлап кара:
Суы тәмсез, йөзе кара,
Чиләгенең төбе юк,
Файдасының чиге юк.
(Кара һәм кара савыты)
* Кара кыр буйлап ак куян чаба.
(Кара такта, акбур)
* Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
(Сүз)
* Әйтермен − миннән китәр,
Тыңламасаң − синнән китәр.
(Сүз)
* Сөрмәгән җирдә тумаган куян баласы.
(Ялган сүз)
* Диңгезе бар, суы юк,
Каласы бар, халкы юк,
Урманы бар, агачы юк.
(Карта)
* Шәһәрләр − йортсыз,
Диңгезләр − сусыз.
(География картасы)
* Ямавы бар, җөе юк,
Каласы бар, өе юк.
(Карта)
* Бабай бүреге йөз ямау.
(Глобус)
* Аягы юк − китәр,
Җибәргән җиргә җитәр,
Кушкан йомышны үтәр.
(Хат)
* Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,
Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия.
(Хат)
* Дүрт почмаклы келәтем, −
Аккошым бар эчендә;
Кеше алыр дип кайгым юк, −
Тамгасы бар түшендә.
(Хат)
* Кабат-кабат,
Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,
Мин торам аны санап,
Көн дә кими бер канат.
(Календарь)

Табигать күренешләре, ел фасыллары
* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)
* Ул булса, көн була.
Ул булмаса, төн була.
(Кояш)
* Лампа түгел − яктырта,
Мич түгел − җылыта.
(Кояш)
* Тау башында җәүһәр таш,
Аңа туры караган кешенең күзе яшь,
Аны тапкан кешегә йөз егерме яшь.
(Кояш)
* Егет егетлеген итә,
Елмаеп боз эретә.
(Кояш)
* Зур палас,
Төбендә − йомры калач.
(Күк, ай)
* Нәрсә төнне яктырта,
Нәрсә яна − яндырмый?
(Кояш, ай)
* Иртән чыга,
Кичен югала,
Аның урынына
Энесе кала.
(Кояш, ай)
* Алтын китте, көмеш килде.
(Кояш, ай)
* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)
* Үзе урак, үзенең теше юк.
(Ай)
* Өй артында − ак калач.
(Ай)
* Төнлә калка, көндез ята.
(Ай)
* Мич тулы пәрәмәч,
Уртасында − бер калач.
(Ай, йолдызлар)
* Мең шырпыга бер лампа.
(Ай)
* Ярты телем ипи
Бөтен дөньяга җиткән.
(Ай)
* Бер көтүче мең сарык көтә.
(Ай, йолдызлар)
* Бер атасы, бер анасы,
Ничә йөз мең баласы.
(Кояш, ай һәм йолдызлар)
* Атамның бер туны бар.
Ябынып булмый;
Эче тулы ак энҗе,
Санап булмый.
(Күк һәм йолдызлар)
* Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)
* Актыр үзе, югары,
Җем-җем итеп ул тора;
Бүген таңда килмәсәң.
Китәмен дип утыра.
(Йолдыз)
* Өй түбәмдә − җиз кадак.
(Йолдыз)
* Үзе ялтырый, үзе калтырый.
(Йолдыз)
* Ай белән килә,
Көн белән китә,
Алтын башлы,
Көмеш чәчле,
Мең дә бер йәшле.
(Йолдыз)
* Вак кынадыр үзләре,
Ялтырыйдыр күзләре.
(Йолдызлар)
* Күл тулы алтын балык.
(Йолдызлар)
* Өй башында − җиз иләк.
(Йолдызлар)
* Төнлә баксам, күк тулган,
Иртән баксам, юк булган.
(Йолдызлар)
* Атайдан калган зур коштабак,
Коштабак тулы җиз кадак.
(Йолдызлар)
* Җәүһәр сиптем, җиргә төшми,
Алыйм дисәм, буем җитми.
(Йолдызлар)
* Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә.
(Болыт, җир, үлән)
* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)
* Аяксыз-кулсыз рәсем ясый.
(Суык)
* Аягы юк, кулы юк,
Тәрәзәгә гөл ясый.
(Суык)
* Үзе шушында, үзе беленми;
Тынга беленә, күзгә күренми.
(Һава)
* Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)
* Аягы юк - качадыр, канаты юк - очадыр.
(Төтен)
* Мич эчендә кара мәче.
(Төтен)
* Алтын капка ябыла,
Көмеш капка ачыла,
Мәрди бабай кычкыра,
Үлгән кеше терелә.
(Кояш чыга, ай бата, әтәч кычкыра, кешеләр йокыдан тора)
* Тау аркылы ук аттым,
Аткан угым югалттым.
(Йолдыз атылу)
* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)
* Урманда урынсыз,
Кырда койрыксыз.
(Җил)
* Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.
(Җил)
* Аягы юк, кулы юк,
Сөйләшергә теле юк,
Кояш кебек нуры юк,
Күрергә күзе юк,
Һич җитмәгән җире юк.
(Җил)
* Үзе ямьсез ыжгыра,
Кар буранын туздыра.
(Буран)
* Йон түшәгем ертылды,
Бөтен дөнья йон булды.
(Буран)
* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)
* У-у, улыйдыр,
Йоннан бура бурыйдыр,
Койма белән урыйдыр.
(Буран)
* Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай.
(Боз)
* Көзен туа, язын үлә.
(Боз)
* Утта янмый,
Суда батмый.
(Боз)
* Тышка куйдым − таш булды,
Өйгә керттем − су булды.
Инде нихәл итәем,
Утка куйсам − бу булды.
(Боз)
* Мамык юрган,
Кат-кат сырган,
Үзе суп-суык.
(Кар)
* Менә ята җәүһәр таш,
Алыйм дисәң, юк була.
(Кар)
* Элек үзе судан туды,
Хәзер үзе су тудыра;
Ак мамык кебек,
Ялтырый алмаз кебек.
(Кар)
* Ак ябалак ак киезгә ятыр.
(Кар)
* Мамык түшәгем
Җиргә түшәдем.
(Кар)
* Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)
* Канатсыз оча,
Аяксыз чаба.
Тышта өелә,
Өйдә җәелә.
(Кар)
* Ятты-ятты да елгага карап чапты.
(Кар)
* Суык булса тик ята,
Һичбер сүз дәшми,
Каты салкын кышларда да
Сабыр итә.
Яз башында көн җылынгач
Йөгерә башлый,
Бик эсседә канатлана,
Очып китә.
(Кар)
* Чит-чите − таллык,
Уртасы − сазлык;
Керсәң − батарсың,
Чыгалмый ятарсың.
(Күл)
* Башы тауда, аягы диңгездә.
(Елга)
* Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр)
* Күктән килде, җиргә китте.
(Яңгыр)
* Ялт-йолт ялтырый,
Җирнең өсте калтырый,
Энҗе кебек тезелә,
Ефәк кебек сузыла.
(Яшен, яңгыр)
* Атамның бер туны бар, −
Ябынып булмый;
Эче тулы ак энҗе, −
Санап булмый.
(Күк һәм йолдызлар)
* Зур палас төбеңдә йомры калач.
(Күк һәм ай)
* Төнлә баксам − күк тулган,
Иртән баксам − юк булган.
(Йолдызлар)
* Мең тәңкә, уртасында бер тәңкә.
(Ай һәм йолдызлар)
* Елмый агай елмаеп боз эретә.
(Кояш)
* Шундый зур − бөтен җирне әйләндереп ала,
Шундый кечкенә − иң кечкенә ярыкка да сыя.
(Җил-давыл)
* Үзе күренми, үзе сызгыра,
Үзе бар нәрсәне пыр туздыра.
(Җил-давыл)
* Тәрәзәдән сыя, −
Ишектән сыймый,
Сандыкка сыя, −
Салып бикләп булмый.
(Кояш нуры)
* Өй артында озын агай
Энә белән кое казый.
(Тамчы)
* Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый.
(Тамчы)
* Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый.
(Тамчы)
* Үзе туңа, үзе керми,
Үзе елый да елый.
(Кәрнизгә каткан боз сөнгесе)
* Өй артында ак тана
Мөгезем бар дип мактана.
(Боз сөнгесе)
* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.
(Кайтаваз)
* Сөйләгәнне үзеңә кайтара. Ул нәрсә?
(Яңгыравык, кайтаваз)
* Бабай килгән сагынып,
Ак чикмәнен ябынып.
(Кыш килү)
* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)
* Ак сыер − торыйк, ди,
Кара сыер − ятыйк, ди.
(Яз көне кар белән җир)
* Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
(Җәй)
* Аты юк, тәртәсе юк,
Көне-төне бара, юлы кала.
(Елга, чишмә)
* Аты бара, тәртәсе кала.
(Елга белән яр)
* Уты юк, төтене бар.
(Томан)
* Көн туганчы көн итә,
Үлән башын су итә.
(Томан)
* Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
(Чишмә)
* Төнлә тәрәзәсе бикләнә,
Көндез ачыла.
 
(Бәке)
* Сыр-сыр сыргалан,
Уртасында бер табак.
(Бәке)
* Торналар торып китте,
Агыйдел агып калды.
(Боз китү, елга ачылу)
* Кара куйның тиресен әйләндереп капладым.
(Игенчелек)

Үсемлекләр, куаклар, агачлар
 
* Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
(Урман)
* Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый.
(Урман)
* Төбе бер, башы мең.
(Агач)
* Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
(Агач)
* Җәй дә егет, кыш та егет,
Картайганы юк, гел егет.
(Чыршы, нарат)
* Бәләкәй генә бер чүлмәк,
Авызы-җөе күренми.
Ничек кенә йөртсәң дә,
Ашы һичбер түгелми.
(Чикләвек)
* Утта яна,
Суда батмый.
(Агач)
* Кайчысыз киселә,
Җепсез тегелә.
(Яфрак)
* Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)
* Үзе аяксыз-кулсыз,
Сикерә дә төшә, сикерә дә төшә.
(Яфрак)
* Иелә, бөгелә,
Ак мамыгы түгелә,
Кара күзе күренә.
(Шомырт)
* Нинди агач җилсез шаулый?
(Усак)
* Аягы алтмыш,
Кулы җитмеш,
Бите мең бер йөз җитмеш.
(Тирәк)
* Җәй дә, кыш та бер төстә.
(Чыршы)
* Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә
Чәчәк ата бер төстә.
(Чыршы)
* Яфрак та түгел,
Ботак та түгел,
Үзе агачта үсә.
(Агач кайрысы)
* Эчен ашыйлар,
Тышын ташлыйлар.
(Чикләвек)
* Кат-кат,
Катлы сарай эчендә
Падишаның бер кызы бар,
Бикле сарай эчендә.
(Чикләвек)
* Бәләкәй генә бер чүлмәк,
Авызы, җөе күренми,
Ничек кенә йөртсәң дә,
Ашы мичтә түгелми.
(Чикләвек)
* Ак яулыклар ябынган,
Ал кыналар ягынган;
Кулым сузсам − тешләп алды,
Шул кадәрле сагынган.
(Гөлҗимеш)
* Бабай мескен картайган,
Эшләпәсе янтайган
(Көнбагыш)
* Гәүдәсе нәзек булса да,
Бик зур чалма чорнаган.
(Көнбагыш)
* Озын буйлы, зәңгәр күзле.
(Җитен)
* Аягында кара ката,
Тәпиеңдә кызыл оек,
Яшел күлмәкле, ак яулыклы.
(Карабодай)
* Бер үлән бар чокырда,
Аны таный сукыр да.
(Кычыткан)
* Кыйнамый, сукмый, үзе елата.
(Кычыткан)
* Җаны булмаса да, гомер итә.
(Үсемлек)
* Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)
* Аягы суда, башы көндә.
(Төнбоек)

Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары
 
* Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән.
(Саескан)
* Савытыннан сабы озын.
(Саескан)
* Кечкенә генә берәү,
Артында озын терәү.
(Саескан)
* Аягы кулдан югары,
Сикерә талдан югары;
Ни кош түгел, ни корт түгел,
Тезе билдән югары.
(Чикерткә)
* Кырда кара казаным кайный.
(Кырмыска оясы)
* Җаны бар да каны юк,
Йөк тартырлык хәле юк.
(Чебен)
* Колга башында бер өй,
Кунагым тәрәзәсеннән йөри.
(Сыерчык оясы һәм сыерчык)
* Колга башыңда йорты,
Эчендә аның җырчы.
(Сыерчык)
* Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Ое-җирдә,
Җыры − күктә.
(Тургай)
* Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый.
(Карлыгач)
* Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
(Күгәрчен)
* Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)
* Агач башында бәйле букча.
(Кош оясы)
* Бер җәнлек үзенә тарта,
Берсе читкә ыргыта.
(Тавык)
* Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.
(Кәҗә)
* Кабара, кабара, кабара күк,
Кабарып пешкән икмәк күк;
Шыгай улы кунак күк,
Киенеп чыккан кияү күк.
(Күркә)
* Тимерче дә түгел,
Балта остасы да түгел,
Үзе авылда беренче эшче.
(Ат)
* Калын арка,
Тарта да тарта,
Ул тарткан саен табыш арта.
(Ат)
* Дүрттер аның аягы,
Түбәсендә колагы;
Илдән-илгә җиткерер,
Таштан каты тоягы.
(Ат)
* Койрыгы салпы,
Ике колагы кайчы,
Аны белмәгәннең сыртына −
каеш камчы.
(Ат)
* Безнең өч дусыбыз бар:
Берсе ашата,
Икенчесе эчертә,
Өченчесе йорт саклый.
(Ат, сыер, эт)
* Үлән ашый, май ташый.
(Сыер)
* Койрыгыннан мөгезе озын.
(Кәҗә)
* Сакалы бар, акылы юк.
(Кәҗә)
* Ни, сакаллы булып, карт түгел,
Ни, мөгезле булып, үгез түгел,
Ни, мамыклы булып, кош түгел,
Ни, үзе юкә суйса да, чабата ясамый.
(Кәҗә)
* Бар бездә сакаллы бер түрә,
Бакчалары күп аның, −
Берсеннән чыга, берсенә керә.
(Кәҗә)
* Юк үзенең әдәбе,
Маңгаенда сәнәге,
Көелып йөри сәдәбе.
(Кәҗә)
* Бәләкәй генә буйлы,
Әйләндереп кигән тунлы.
(Сарык)
* Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә.
(Сарык)
* Кечкенә генә татар,
Язын тунын сатар.
(Сарык)
* Ачмаган сандык эчендә текмәгән туным ята.
(Сарык бәрәне)
* Ияре дә, дугасы да үзендә.
(Дөя)
* Бүре түгел - көрән,
Куян түгел − озын колаклы,
Ат түгел − тояклы.
(Ишәк)
* Төрән танау җир сөрә.
(Дуңгыз)
* Мыр-мыр мырлысы, бик каты икән борнысы.
(Дуңгыз)
* Кешенең дусты, йортның сакчысы.
(Эт)
* Сакбаем теле саынып төшсә дә, койрыгы югары.
(Эт)
* Йөгерә-йөгерә дә балта сабы өстенә утыра.
(Эт)
* Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк.
(Мәче)
* Үзе мич башында,
Үзе тун ябынып йоклый.
(Мәче)
* Берсе өйне саклый,
Берсе тышны саклый,
Үзләре бер-берсенә кан дошманы.
(Мәче һәм эт)
* Сөяк авыз, ит сакал.
(Әтәч)
* Башы тарак, койрыгы урак.
(Әтәч)
* Йөгерде-йөгерде,
Җиренә җиткәч утырды.
(Тавык)
* Канаты бар,
Аягы бар, −
Йөзә алмый.
(Тавык)
* Кечкенә генә кодача,
Итәкләрен җил ача.
(Тавык)
* Безнең киленнең кырык итәге,
Урамга чыкса, җил кайтара.
(Тавык)
* Яшел палас өстендә сары йомгак тәгәри.
(Каз бәбкәсе)
* Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
(Чеби)
* Йон йомгагым − бөдерә,
Су күрдеме − йөгерә.
(Үрдәк бәбкәсе)
* Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(Каз)
* Суда йөзә,
Күктә оча,
Җирдә йөри.
Ит белән сыйлый.
(Каз)
* Су төбенә төшә,
Чыланмыйча чыга.
(Үрдәк)
* Кырда йөрсә − кыр киеге,
Суда йөзсә − су киеге.
(Үрдәк)
* Мыегы бар, сакалы юк,
Туны бар, чапаны юк;
Файдасы өйдә булгач,
Яланга сәфәре юк.
(Мәче)
* Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә.
(Ташбака)
* Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя.
(Бал корты)
* Тимәгәнгә тимим,
Тигәнне җавапсыз калдырмыйм.
(Бал корты)
* Канаты бар, каны юк.
(Күбәләк)
* Кем үз өясы өстендә йөри?
(Әкәм-төкәм)

Яшелчә, җиләк-җимеш
 
* Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.
(Суган)
* Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе.
(Суган)
* Кечкенә генә сары карт,-
Кигән туны тугыз кат.
(Суган)
* Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
(Суган)
* Бер кисмәктә мең егет.
(Кыяр)
* Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
Эче тулы халык.
(Кыяр)
* Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.
(Кыяр)
* Ишеге-тәрәзәсе юк,
Өй эче тулы кунаклар.
(Кыяр)
* Җир астында алтын казык.
(Кишер)
* Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)
* Үзе кызыл, үзе буямаган.
(Кишер)
* Кызыл кызы җир өстендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)
* Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек,
Башы − җирдә, койрыгы − коймада.
(Кабак)
* Бер күтәрәм йорт,
Эче тулы яссы корт.
(Кабак)
* Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк.
(Кабак)
* Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.
(Кәбестә)
* Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк.
(Кәбестә)
* Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән.
(Кәбестә)
* Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.
(Карбыз)
* Эче кызыл шикәрле,
Тышы яшел бәрхетле.
(Карбыз)
* Яшел сарай эчеңдә
Кызыл бояр утыра.
(Карбыз)
* Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.
(Карбыз)
* Җир астында җиз бүкән, −
Ул ни икән?
(Бәрәңге)
* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
(Бәрәңге)
* Төбе алмалы,
Башы чалмалы.
(Бәрәңге)
* Җир астында җиз бүкән.
(Торма)
* Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.
(Помидор)
* Түгәрәк − ай түгел,
Сары − май түгел,
Койрыгы бар − тычкан түгел.
(Шалкан)
* Җир астында картыгыз,
Сакалыннан тартыгыз.
(Шалкан)
* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк.
(Гөмбә)
* Бикле келәт эчендә кара ком.
(Мәк)
* Бер ботак,
Бер ботакта бер мең борчак.
(Мәк)
* Таяк,
Таяк өстендә маяк;
Маяк өстендә кибет,
Кибет эчендә дүрт мең егет.
(Мәк)
 
Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош
 
* Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар эзли.
(Бүре)
* Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята.
(Аю)
* Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.
(Аю)
* Урманнан чыгар, корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле.
(Төлке)
* Нечкә билле, көлтә койрыклы.
(Төлке)
* Әдэпле генә кодача
Тавыкларны ярата.
(Төлке)
* Бер йомгакта мең энә,
Сиңа тими, син тимә.
(Керпе)
* Яланда энәле йомгак ятыр.
(Керпе)
* Энәләре үзе белән йөри,
Үзе тегә белми.
(Керпе)
* Өстенә шау энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе "йомшагым" дип сөя.
(Керпе)
* Йомры-йомры туп кебек,
Бөтен тәне шырт кебек.
(Керпе)
* Бәләкәй генә карчык,
Тәне тулы шырпы.
(Керпе)
* Әлем, әлем, әлем күк,
Бөгәрләнгән мәче күк;
Аны кеше тоталмый,
Тәпиләрен күралмый.
(Керпе)
* Җиз камчысын тотып булмый,
Җиз атына утырып булмый.
(Елан һәм бүре)
* Әнә бара хан,
Авызы-борыны кан.
(Бүре)
* Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян)
* Урманнан чыгар, үзе чабар.
(Куян)
* Әйтим бер йомак:
Җәен соры, кышын ак,
Төймә койрык, шеш колак.
(Куян)
* Аягын-башын яшерә
Таш күлмәге эченә.
(Ташбака)
* Озын эчәк,
Бер очы төенчек.
(Елан)
* Югары менә чылбырсыз,
Түбән төшә баскычсыз,
Өйләр сала балтасыз.
(Кош)
* Төнлә йөрергә ярата,
Көндез йөрми, йокыга ята.
(Ярканат)
* Ияре дә, дугасы да үзендә.
(Дөя)
* Чылт-чылт күзле,
Адәм төсле йөзле,
Үчекләшер үзе,
Ходайның боерыгы,
Бардыр койрыгы.
(Маймыл)
* Җәй буе акыл сата,
Кышын боз булып ката.
(Бака)
* Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңрата.
(Тиен)
* Җир астында җирән атым,
Яр астында бурлы атым.
(Тычкан, балык)
* Койрыгы озын,
Үзе кыска,
Мәчедән курка.
(Тычкан)
* Кечкенә генә йомры шар,
Аннан явыз нәрсә бар?
(Тычкан)
* Эргәдәдер өйләре,
Бал-май ашар үзләре,
Елт-елт итәр күзләре.
(Тычкан)
* Койрыгы бар − бутый алмый,
Аягы бар − йөри алмый.
(Ярканат)
* Канаты бар − очмыйдыр,
Күккә карамыйдыр,
Аяклары юк − йөридер,
Җирдә тормыйдыр,
Кешеләрне белмидер.
(Балык)
-->
Вторник, 23.10.2018, 08:49
Исәнмесез! (Приветствую Вас) Гость
Сайт турында (Главная) | Теркәлү (Регистрация) | Керү (Вход)
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Октябрь 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Наш опрос
Оцените сайт
Барлык җаваплар (Всего ответов) : 346
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    Copyright MyCorp © 2018